Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

«Чит-ят илаһлардан арыныгыз»

«Чит-ят илаһлардан арыныгыз»

Потларга табынмау турындагы канун әле булмаса да, Ягъкуб Йәһвә генә җан-тән белән бирелгәнлеккә лаек икәнен белгән (Чг 20:3—5). Шуңа күрә, Йәһвә аңа Бәйтелгә кайтырга боергач, Ягъкуб үзе белән булган барлык кешеләргә чит-ят илаһларыннан арынырга кушкан. Аннары ул бар бу потларны, шул исәптән бөти буларак кулланылган алкаларны да, күмеп куйган (Яр 35:1—4). Һичшиксез, бу Йәһвәне сөендергән.

Ә без бүгенге көндә ничек Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән була алабыз? Әлбәттә, потлар һәм спиритизм белән бәйле бар нәрсәдән качу зарур. Бу шулай ук сихерчелек белән бәйле әйберләрдән арынуны һәм нинди күңел ачу сайлавыбызны тикшерүне үз эченә ала. Үз-үзегездән сорагыз: «Мине вампир, зомби һәм табигатьтән өстен көчләр белән бәйле китаплар һәм фильмнар җәлеп итмиме? Мин сайлаган күңел ачуларда сихерчелек, өшкерү, каргау зыянсыз нәрсә итеп күрсәтелмиме?» Без Йәһвә нәфрәт иткән һәр нәрсәдән читләшергә тиеш (Зб 97:10).

«ИБЛИСКӘ КАРШЫ ТОРЫГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Палеса исемле өйрәнүченең тормышында нинди проблема килеп чыкты?

  • Ни өчен спиритизм белән бәйле очракларда өлкәннәрдән киңәш эзләү акыллы?

  • Иблискә каршы торыгыз һәм Аллаһыга якынлашыгыз (Яг 4:7, 8).

    Йәһвә безне якласын өчен, безгә нәрсәдән арыну үтә мөһим?

  • Палеса тәвәккәллек белән нәрсә эшләгән?

  • Җеннәр тәэсиренә бирелмәс өчен, сез нәрсә эшли аласыз?