Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син суга чумдырылуга алып баручы юлның кайсы урынында?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәгә хезмәт итүне сайлагыз

Йәһвәгә хезмәт итүне сайлагыз

Син яшь вәгазьче я өйрәнүче булсаң, суга чумдырылуны максат итеп куясыңмы? Ни өчен суга чумдырылырга кирәк? Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу аның белән якын мөнәсәбәтләргә китерә (Зб 91:1). Бу шулай ук безгә котылырга мөмкинлек бирә (1Пт 3:21). Бу адымнарга ничек әзерләнергә?

Хакыйкать тапканыңа дәлилләр эзлә. Сорауларың туганда, шәхси өйрәнү үткәр (Рм 12:2). Үзеңә нинди үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңларга тырыш. Үзгәрешләрне ясарга сине Йәһвәгә ярарга теләгең дәртләндерсен (Гс 27:11; Эф 4:23, 24). Һәрвакыт аңардан ярдәм сорап дога кыл. Йәһвә, һичшиксез, сине ныгытачак һәм үзенең изге рухы белән сиңа ярдәм итәчәк (1Пт 5:10, 11). Тырышлыкларың заяга булмаячак, чөнки Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы! (Зб 16:11)

«СУГА ЧУМДЫРЫЛУГА АЛЫП БАРУЧЫ АДЫМНАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Кайберәүләргә, суга чумдырылыр өчен, нинди киртәләр аша үтәргә туры килгән?

  • Син, Йәһвәгә багышланыр өчен, иманыңны ничек үстерә аласың?

  • Кайберәүләрне суга чумдырылуга алып баручы адымнар ясарга нәрсә дәртләндергән?

  • Йәһвә үзенә хезмәт итәргә булган кешеләрне ничек фатихалый?

  • Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу нәрсәне аңлата?