Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Ел саен үткәрелә торган конгресслар — мәхәббәт күрсәтү мөмкинлеге

Ел саен үткәрелә торган конгресслар — мәхәббәт күрсәтү мөмкинлеге

Ни өчен конгресслар безне шулкадәр шатландыра? Борынгы Исраилдә кебек, хәзерге конгресслар безгә йөзләгән я хәтта меңләгән кардәшләребез белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирә. Андагы мул рухи ризык безгә зур шатлык китерә. Шулай ук дусларыбыз һәм гаиләбез белән үткәрелгән бу вакытны без бик кадерлибез. Тирән рәхмәт хисләребез безне конгрессның бар өч көнендә дә булырга дәртләндерә.

Бергә җыелганда, без үзебез ала алган нәрсәләр турында гына түгел, ә шулай ук башкаларга карата ничек ярату күрсәтеп булганы турында уйларга тиеш (Гл 6:10; Ев 10:24, 25). Кардәшләр өчен ишекне тотып я залда гаиләбез өчен генә урыннарны алып, без башкалар турында уйлавыбызны күрсәтәбез (Фп 2:3, 4). Конгресслар безгә яңа дусларны табарга мөмкинлек ача. Программа башланганчы һәм беткәннән соң, шулай ук төшке аш вакытында без кардәшләр белән танышуны максат итеп куя алабыз (2Кр 6:13). Шундый танышу мәңгелек дуслыкка китерә ала! Моннан тыш, без чын ярату күрсәтсәк, башкалар, моны күзәтеп, безнең белән Йәһвәгә хезмәт итәргә теләр (Ях 13:35).

«„МӘХӘББӘТ МӘҢГЕЛЕК!“ ДИГӘН ХАЛЫКАРА КОНГРЕССЛАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • 2019 елгы халыкара конгрессларга килгән кардәшләргә мәхәббәт ничек күрсәтелгән булган?

  • Ни өчен Йәһвә халкы арасында хөкем сөргән бердәмлек һәм ярату гаҗәпләндерә?

  • Җитәкче совет әгъзалары мәхәббәтнең нинди якларына игътибар иткән?

  • Конгрессларыбызда хөкем сөргән мәхәббәткә син ничек өлеш кертә аласың?

    Мәхәббәт Германия һәм Көньяк Кореядәге кардәшләрне ничек берләштергән?

  • Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?