МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Сез март һәм апрель айларында ярдәмче пионер булып хезмәт итәрсезме?
Сез Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакытта Йәһвәгә хезмәт итүдә күбрәк эшләргә теләр идегезме? (2Кр 5:14, 15) Март һәм апрель айларында ярдәмче пионерлар 30 я 50 сәгатьлек норманы сайлый ала. Сез дә бу хезмәттә катнашырга теләсәгез, җыелышның хезмәт комитетына мөрәҗәгать итегез. Ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә хупланган кардәшләрнең исемнәре җыелышта һәр ай игълан ителәчәк. Моны белеп, башкалар бу пионерларга хезмәтләрендә булыша ала. Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакытта хезмәт итү осталыгын яхшыртыр өчен һәм бер-беребезне дәртләндерер өчен бар мөмкинлекләребезне кулланыйк (1Тс 5:11).