МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Киләчәктәге азатлык өчен Аллаһыга һәм Мәсихкә рәхмәтле булыгыз
Сезгә көн дә нинди көрәш алып барырга туры килә? Гаилә башы булсагыз, сезнең бик күп вазифаларыгыз бардыр. Я берүзегез бала үстерәсез икән, гаиләгезне кайгырту сезгә бер дә җиңел түгелдер. Яисә сез мәктәптә яшьтәшләрнең мыскыллауларына дучар буласыздыр. Ә бәлки, сез олы яшьтә һәм сезнең сәламәтлегегез начардыр. Һәрбер кеше авырлыкларга очрый. Күп кардәшләр бер үк вакытта берничә сынау кичерә. Ләкин без беләбез: тиздән Йәһвә безне бу авырлыклардан азат итәчәк (2Кр 4:16—18).
Йәһвә көрәшебезне аңлый, ул тугрылыгыбызны һәм чыдам булуыбызны кадерли һәм киләчәктә безгә мул фатихалар бирәчәк. Моны белү безне юата (Ир 29:11, 12). Гайсә дә һәрберебез белән кызыксына. Мәсихче вазифаларыбызны үтәгәндә, аның «сезнең белән булам» дигән сүзләре безгә көч өсти (Мт 28:20). Аллаһы Патшалыгы китерәчәк азатлык турында уйланып, без өметебезне һәм чыдамлыгыбызны ныгытабыз (Рм 8:19—21).
«ДАВЫЛ ЯКЫНЛАШЫП КИЛГӘНДӘ, МӘСИХНЕ КҮЗДӘН ЫЧКЫНДЫРМАГЫЗ! ПАТШАЛЫК КИТЕРӘЧӘК ФАТИХАЛАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Кешелек Аллаһыдан ничек итеп читләшкән һәм моның нәтиҗәләре нинди?
-
Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен нинди киләчәк көтә?
-
Бу искиткеч киләчәк нәрсә ярдәмендә мөмкин?
-
Яңа дөньядагы нинди фатихаларны сез зарыгып көтәсез?