ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН
Өйрәнүчеләргә яманнар белән аралашудан качарга булышыгыз
Йәһвә белән дус булып китәр өчен, өйрәнүчеләр яманнар белән аралашудан качарга тиеш (Зб 15:1, 4). Яхшы дуслар аларга дөрес булганны эшләргә булышыр (Гс 13:20; lff 48 дәрес).
Өйрәнүчегә начар аралашудан качарга булышканда, аның хәлен аңларга тырышыгыз. Аңа дөньяви дусларын калдыру авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә өйрәнү үткәргәндә генә түгел, ә башка вакытта да аңа игътибар күрсәтегез. Мәсәлән, аңа хәбәр язып, шалтыратып я аның янына кереп чыгып була. Өйрәнүче рухи яктан үсә башлагач, аны Аллаһы халкы белән вакыт үткәрергә чакырып була. Шунда ул югалтканына караганда күбрәкне таба икәнен ачык күрәчәк (Мк 10:29, 30). Сез дә, Йәһвә гаиләсенең үскәнен күреп, шатлык кичерәчәксез.
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ ЯХШЫ ДУСЛАР САЙЛАРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Яманнар белән аралашу нәрсә ул? (1Кр 15:33)
-
Джейд мәсихчеләрнең күңел ачканын ничек күз алдына китергән?
-
Нита Джейдка яманнар белән аралашудан баш тартырга ничек булышкан?