ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН
Өйрәнүчеләргә очрашуларга йөрергә ярдәм итегез
Җыелыш очрашулары — гыйбадәт кылуның мөһим өлеше (Зб 22:22). Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен җыелган бар кешеләр шатлык һәм фатихалар ура (Зб 65:4). Җыелыш очрашуларына йөрүче өйрәнүчеләр рухи яктан тизрәк үсә.
Сез өйрәнүчегезгә очрашуларга йөрергә ничек булыша аласыз? Аны һәрвакыт чакырыгыз. Аңа «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеороликны күрсәтегез. Очрашуларның файдасы турында сөйләгез (lff 10 дәрес). Җыелыш очрашуында ишеткән берәр кызыклы фикер белән бүлешегез я киләсе очрашуда нәрсә каралачагын сөйләгез. Өйрәнүчегезгә очрашуда кулланылачак басмаларны бирегез. Гамәли ярдәм күрсәтегез. Бәлки, аны машина белән илтеп буладыр. Өйрәнүчегез очрашуга беренче тапкыр килгәч, тырышлыкларыгыз юмарт итеп бүләкләнәчәк (1Кр 14:24, 25).
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ ОЧРАШУЛАРГА ЙӨРЕРГӘ ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Нита Джейдны җыелыш очрашуына чакырыр өчен нинди мөмкинлекне кулланган?
-
Ни өчен, өйрәнүчебез очрашуга килгәндә, бу безне сөендерә?
-
Джейд, очрашуга беренче тапкыр килгәч, нинди хисләр кичергән?