МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Яшьләр, йөрәгегезне әти-әниегезгә ачыгыз
Ни өчен әти-әнигә үз фикерләреңне сөйләү файдалы? (Гс 23:26) Чөнки Йәһвә аларга синең турында кайгыртырга һәм сине өйрәтергә кушкан (Зб 127:3, 4). Әти-әниеңнән хисләреңне һәм борчуларыңны яшерсәң, аларга сиңа булышу авыррак булыр. Алар синең белән үз тәҗрибәләрен уртаклаша алмас. Үз фикерләреңне башкаларга сөйләмәү һәрвакыт начармы? Юк. Иң мөһиме — алдама (Гс 3:32).
Син әти-әниең белән ничек сөйләшә аласың? Моның өчен уңайлы вакытны сайларга тырыш. Сиңа хисләрең турында әйтү авыр булса, әтиеңә я әниеңә хат язып була. Әти-әниең син теләмәгән темага сөйләшә башласа, шуны онытма: алар сиңа ярдәм итәргә тели. Әти-әниеңә дошманнарыңа кебек түгел, ә дусларыңа кебек кара. Алар белән ачык аралашыр өчен куйган тырышлыкларың сиңа гомер буена, мәңге файда китерәчәк! (Гс 4:10—12)
«ЯШҮСМЕР ТОРМЫШЫМ. ӘТИ-ӘНИ БЕЛӘН НИЧЕК АРАЛАШЫРГА?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Эстер һәм Партик үзләре турында нәрсә сөйли?
-
Гайсә мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?
-
Әти-әниең синең турында кайгыртканын ничек күрсәтә?
-
Изге Язмалардагы нинди принциплар сиңа әти-әниең белән аралашырга булышыр?