МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Аллаһы Сүзенә ышанычыгызны ныгытыгыз
Аллаһы Сүзе безнең тормышыбызны үзгәртә ала (Ев 4:12). Әмма андагы җитәкчелек һәм киңәшләр безгә файда китерсен өчен, без аның «Аллаһы сүзе» икәненә инанырга тиеш (1Тс 2:13). Изге Язмаларга ышанычыбызны без ничек ныгыта алабыз?
Изге Язмалардан һәр көн бер өзекне укы. Укыганда, аның авторы Йәһвә икәненә дәлилләр эзлә. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр китабын тикшер, һәм андагы киңәшләрнең искерми торган зирәклегенә игътибар ит (Гс 13:20; 14:30).
Тирән өйрәнү үткәр. Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган икәненә дәлилләрне тикшер. «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» басмасын ач та, «Изге Язмалар» темасын тап һәм «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дигән өстәмә исемне карап чык. Шулай ук Изге Язмалар үзгәртелмәгән икәненә ышанычыңны ныгытыр өчен, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге А3 кушымтаны тикшереп чык.
«НИ ӨЧЕН БЕЗ АЛЛАҺЫ СҮЗЕНӘ ЫШАНАБЫЗ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Карнак (Мисыр) гыйбадәтханәсе стенасындагы рельеф Аллаһы Сүзенең дөреслеген ничек раслый?
-
Изге Язмалардагы хәбәр үзгәртелмәгән икәнен без кайдан беләбез?
-
Изге Язмаларның сакланып калуы аның Аллаы Сүзе икәнен ничек дәлилли? (Ишагыя 40:8 укы.)