Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвә безгә авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булыша

Йәһвә безгә авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булыша

Бу соңгы көннәрдә без күп авырлыклар кичерәбез. Кайвакыт алар шулкадәр күп, хәтта түзәр хәлебез юк кебек тоела. Әмма без Йәһвәгә якынлашуыбызны дәвам итсәк, ул безгә иң авыр сынауларны кичереп чыгарга ярдәм итәчәк (Иш 43:2, 4). Авырлыклар вакытында без Йәһвәгә ничек якынлаша алабыз?

Дога. Без Йәһвәгә күңелебезне бушатканда, ул безгә, авырлыкларны кичереп чыгар өчен, тынычлык һәм эмоциональ көч бирә (Фп 4:6, 7; 1Тс 5:17).

Җыелыш очрашулары. Без бүген рухи ризыкка һәм аралашуга аеруча мохтаҗ. Моны Йәһвә җыелышлар аша бирә (Ев 10:24, 25). Очрашуларга әзерләнсәк, җыелышларга йөрсәк һәм анда катнашсак, без Йәһвәнең рухы ярдәменнән тулы файда алачакбыз (Ач 2:29).

Хезмәт. Хезмәттә актив катнашсак, безгә игътибарыбызны уңай нәрсәләргә туплау җиңелрәк булачак. Без шулай ук Йәһвә һәм хезмәттәшләребез белән дуслык бәйләнешләрен ныгытачакбыз (1Кр 3:5—10).

«ЙӘҺВӘ СИНЕ КАБУЛ ИТӘЧӘК» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Авыр вакытларында Малуга Йәһвәгә якын булып калырга нәрсә ярдәм иткән?

  • Авырлыклар кичергәндә, Зәбур 34:18 дәге сүзләр ничек безне, Малуны юаткандай, юата ала?

  • Йәһвә безгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә икәнен Малу очрагы ничек күрсәтә? (2Кр 4:7)