МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Аллаһы кебек фикер йөртергә өйрәнегез
Безнең бар эшләребездә Йәһвәне сөендерәсебез килә (Гс 27:11). Моның өчен кабул иткән карарларыбызда, хәтта Изге Язмаларда ап-ачык канун я әмер булмаса да, Йәһвәнең уй-карашлары чагылырга тиеш. Андый карарларны ничек кабул итәргә?
Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнегез. Изге Язмаларны укыганда, без Йәһвә белән вакыт үткәргәндәй булабыз. Аның үз халкы белән ничек эш иткәнен күреп һәм аның күзендә яхшыны я начарны эшләгән кешеләрнең мисаллары турында уйланып, без Йәһвә кебек фикер йөртергә өйрәнәбез. Берәр карар кабул итәсе булганда, изге рух Аллаһы Сүзеннән өйрәнгән мөһим сабакларны һәм принципларны исебезгә төшерә ала (Ях 14:26).
Тикшерү үткәрегез. Карар кабул иткәнче, үзегездән сорагыз: «Изге Язмалардагы нинди өзекләр Йәһвәнең бу сорауга карашын аңларга булыша ала?» Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Кирәкле принципларны табып, аларны куллана белер өчен, үз телегездәге тикшерү коралларын кулланыгыз (Зб 25:4).
«БЕЗ „ЧЫДАМЛЫЛЫК БЕЛӘН ЙӨГЕРЕРГӘ“ ТИЕШ. ФАЙДАЛЫ РИЗЫК БЕЛӘН ЯХШЫ ТУКЛАНЫГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Видеороликтагы яшь апа-кардәш нинди басымга дучар булган?
-
Охшаш басымга очраганда, сезгә тикшерү кораллары ничек ярдәм итә ала?
-
Үзебезне борчыган сораулар буенча тикшерү үткәрер өчен һәм Изге Язмаларны өйрәнер өчен вакыт бүлеп куйсак, бу безгә яхшы карарлар кабул итәргә ничек булыша ала? (Ев 5:13, 14)