МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Кичә алдыннан һәм аннан соңгы вакытка максатлар куегыз
Һәр ел Йәһвәнең халкы түземсезлек белән Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен көтә. Кичә алдыннан һәм аннан соңгы атналарда безнең йолым бүләге өчен Йәһвәне данларга һәм аңа рәхмәтләр белдерергә мөмкинлекләр бар (Эф 1:3, 7). Мәсәлән, без башкаларны Кичәгә чакырырга тырышабыз. Кайберәүләр, үз графикларын үзгәртеп, март я апрель айларында ярдәмче пионер булып хезмәт итәр өчен, 30 я 50 сәгатьлек норманы сайлый ала. Сез Кичә чоры вакытында күбрәк вәгазьләргә теләр идегезме? Сезгә бу яктан нәрсә ярдәм итәчәк?
Алдан бөтенесен планлаштырсак, без күпне үти алырбыз (Гс 21:5). Кичә тиз якынлашып килә, шуңа күрә инде хәзер планлаштыра башларга вакыт. Хезмәтегезне ничек киңәйтә алганыгыз турында уйланыгыз. Максатларыгызга ирешер өчен нәрсә эшләргә икәнен карап чыгыгыз. Аннан соң Йәһвәдән тырышлыкларыгызны фатихаласын дип сорагыз (1Ях 5:14, 15).
Кичә чоры вакытында хезмәтегезне киңәйтер өчен, сез нәрсә эшли аласыз?