Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

15—21 гыйнвар

ӘЮП 36, 37

15—21 гыйнвар

147 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Ни өчен мәңгелек тормыш вәгъдә иткән Аллаһыга ышанып була?

(10 мин)

Йәһвә үзе мәңге яши (Әп 36:26; w15 1.10. 13, абз. 1, 2)

Йәһвәнең җирдәге тормышны дәвам иттерер өчен зирәклеге һәм көче бар (Әп 36:27, 28; w20.05 22, абз. 6)

Йәһвә безне ничек мәңгелек тормышка ия булырга икәненә өйрәтә (Әп 36:4, 22; Ях 17:3)


Аллаһы вәгъдә иткән мәңгелек тормышка нык иман бүгенге авырлыкларыбызны кичереп чыгарга булыша (Ев 6:19; w22.10 28, абз. 16).

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Әп 37:20. Изге Язмалар язылган чорда яңалыклар һәм мәгълүмат кешеләргә башлыча ничек җиткерелгән? (it-2-U 314, абз. 1)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 3 дәрес, 3 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 2 дәрес, 5 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Нотык. Тема: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре холокост вакытында эзәрлекләүләргә дучар булган?» (ijwfq 57, абз. 5—15) (th 18 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

49 җыр

7. Медицина ярдәме кирәк булган очракларга әзер булыгыз

(15 мин). Фикер алышу. Өлкән үткәрә.

Йәһвәнең оешмасы безгә, Аллаһының канга кагылышлы канунына буйсынырга булышыр өчен, кирәкле кораллар бирә (Рс 15:28, 29). Сез аларны кулланасызмы?

«Волеизъявление и доверенность относительно медицинского вмешательства» (dpа) документы һәм «Удостоверение личности» (ic) документы. Бу документларда кешенең, дәваланганда, кан куллануга кагылышлы ихтыяры язылган. Суга чумдырылган вәгазьчеләр «Волеизъявление» документын әдәбият өчен җаваплы кардәштән сорый ала. Ә балигъ булмаган балалары өчен алар «Удостоверение личности» дигән документны сорый ала. Бу документларны үзебез белән йөртергә кирәк. Аларны әле тутырмаган булсагыз я аларны яңартып тутырырга кирәк булса, моны кичектермичә эшләгез.

«Информация для беременных» (S-401) документы һәм «Информация для пациентов, которым требуется хирургическое вмешательство или химиотерапия» (S-407) документы. Бу документлар медицина белән бәйле сораулар, шул исәптән кан куллануга кагылышлы сораулар, буенча алдан ук яхшы карарлар кабул итәргә булышыр. Йөкле булсагыз, сезгә операция ясатырга, я онкология авыруын дәваларга кирәк булса, өлкәннәрдән кирәкле документны сорагыз.

Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитеты (КСБ). КСБ да тәҗрибәле өлкәннәр хезмәт итә. Алар табиблар һәм вәгазьчеләргә кан куллануга кагылышлы сораулар буенча мәгълүмат бирер өчен махсус өйрәтү алган. Бу өлкәннәр сезне дәвалаган табиб белән кан салмыйча дәвалау турында сөйләшә ала. Кирәк булса, алар безнең белән хезмәттәшлек итә торган табибны табарга булыша ала. Алар атнага 7 көн, тәүлегенә 24 сәгать элемтәдә тора. Сезгә хастаханәгә ятарга, операция ясатырга я дәваланырга, мәсәлән химиотерапия үтәргә, кирәк булса һәм хәтта кан салуга кагылышлы сорау тумый кебек тоелса да, мөмкин кадәр тизрәк КСБ га мөрәҗәгать итегез. Бу шулай ук авырлы апа-кардәшләргә дә кагыла. КСБ дагы кардәшләрнең элемтә номерларын өлкәннәрдән сорап була.

«Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетлары. Алар ничек булыша?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Сезгә дәваланырга я операция ясатырга кирәк булса, КСБ ничек ярдәм итә ала?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 67 җыр һәм дога