20—26 гыйнвар
ЗӘБУР 138, 139
93 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Курку сезгә комачауламасын
(10 мин)
Безнең Йәһвәне бөтен йөрәгебез белән мактыйсы килә (Зб 138:1)
Очрашуда комментарий бирергә курыксагыз, Йәһвәнең ярдәменә таяныгыз (Зб 138:3)
Курку хисе яхшы сыйфатларның билгесе булырга мөмкин (Зб 138:6; w19.01 10, абз. 10)
КИҢӘШ. Кыска комментарийлар бирү борчылуыбызны киметергә булыша ала (w23.04 21, абз. 7).
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
-
Зб 139:21, 22. Мәсихчеләр бар кешеләрне кичерергә тиешме? (it-2-U 562, абз. 2)
-
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Зб 139:1—18 (th 2 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 2 дәрес, 3 пункт).
5. Шәкертләр әзерләү
(4 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим ит; аның ничек үтә икәнен күрсәт (lmd 10 дәрес, 3 пункт).
6. Нотык
(5 мин) Тема: «Оялчанлыгымны ничек җиңәргә?» (ijwyp 105) (th 16 дәрес)
59 җыр
7. Сез, оялчан булсагыз да, хезмәтегездә уңышлы була аласыз
(15 мин). Фикер алышу.
Сез үзегезне оялчан дип саныйсызмы? Үзегезгә игътибар җәлеп итмәскә тырышасызмы? Берәр кем белән сөйләшергә дигән уй да сезне куркытамы? Кайвакыт оялчанлык безгә эшлисе килгәнне эшләргә комачаулый ала. Әмма күпләр, үз оялчанлыгын җиңеп, башкаларга Изге Язмалар турында сөйли алган, ә хәзер бу аларга хәттә шатлык китерә. Алардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
«Оялчан булуыма карамастан, җан-тән белән хезмәт итәм» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Ли апа-кардәшкә әбисенең «бар көчеңне Йәһвәгә хезмәт итәр өчен куллан» дигән киңәшен тоту нинди файда китергән?
Изге Язмалар күрсәткәнчә, Муса, Ирмия һәм Тимути, күрәсең, оялчанлык белән көрәшкән (Чг 3:11; 4:10; Ир 1:6—8; 1Тм 4:12). Шулай да алар үз хезмәтләрендә күп эшләр башкара алган, чөнки алар белән Йәһвә булган (Чг 4:12; Ир 20:11; 2Тм 1:6—8).
Ишагыя 43:1, 2 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Йәһвә үз хезмәтчеләренә нинди вәгъдә бирә?
• Йәһвә оялчан кешеләргә бүген үз хезмәтләрендә уңышлы булырга ничек булыша ала?
«Суга чумдырылу — чын бәхет юлына адым (өзек)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Йәһвә Джексон апа-кардәшкә хезмәтендә ничек ярдәм итә?
-
Оялчан кешегә вәгазь эше ничек булыша ала?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 21 бүлек, абз. 8—13, 169 б. рамка