Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

27 гыйнвар — 2 февраль

ЗӘБУР 140—143

27 гыйнвар — 2 февраль

44 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Ярдәм сорап ялваруыгыз буенча эш итегез

(10 мин)

Киңәшләрне кабул итәргә әзер булыгыз (Зб 141:5; w22.02 12, абз. 13, 14)

Йәһвәнең коткару эшләре турында уйланыгыз (Зб 143:5; w10 15.3. 32, абз. 4)

Бар нәрсәгә Йәһвә карагандай карарга тырышыгыз (Зб 143:10; w15 15.3. 32, абз. 2)

140—143 нче мәдхияләрдә Давытның ярдәм сорап ялварулары гына түгел, ә аның шул ялварулары буенча эш иткәнен күрсәткән сүзтезмәләр дә бар.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 141:1, 2. Давыт патша дога кылу мөмкинлеген кадерләгәнен ничек күрсәткән? (w22.07 20, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә гамәли яктан ярдәм иткәннән соң, аның белән әңгәмә башла (lmd 3 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше вакыты юк икәнен әйтә (lmd 7 дәрес, 3 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Сөйләшү. Тема: «Ни өчен сез кан җибәрмисез?» (ijwfq 21) (th 7 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

141 җыр

7. Медицина ярдәме кирәк булган очракларга әзер булыгыз

(15 мин). Фикер алышу.

Йәһвә «кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә» вәгъдә итә (Зб 46:1). Медицина ярдәме кирәк булган очраклар еш кына борчылулар тудырырга мөмкин. Әмма Йәһвә безнең андый очракларга әзер булуыбызны тели һәм безне кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итә. Мәсәлән, аның оешмасы «Волеизъявление и доверенность относительно медицинского вмешательства» (dpa) документы, «Удостоверение личности» (ic) a документы, дәвалану белән бәйле башка документлар b белән безне тәэмин итә һәм Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитеты (КСБ) оештырган. Болар барысы безгә Аллаһының канга кагылышлы канунына буйсынырга булыша (Рс 15:28, 29).

«Медицина ярдәме. Нәрсә турында алдан кайгырту мөһим?» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Кайберәүләргә «Волеизъявление» документын тутыру нинди файда китергән?

  • Кайберәүләргә «Информация для беременных» (S-401) дигән документ ничек булышкан?

  • Әйтик, сезгә хастаханәгә ятарга, операция ясатырга я дәваланырга, мәсәлән, химиотерапия үтәргә кирәк, ди. Ни өчен ул чакта, хәтта кан салуга кагылышлы сорау тумый кебек тоелса да, мөмкин кадәр тизрәк КСБ га мөрәҗәгать итү мөһим?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 103 җыр һәм дога

a Суга чумдырылган вәгазьчеләр әдәбият өчен җаваплы кардәштән «Волеизъявление» документын, ә балигъ булмаган балалары өчен «Удостоверение личности» дигән документны сорый ала.

b Кирәк булса, өлкәннәрдән мондый документларны сорап була: «Информация для беременных» (S-401), «Информация для пациентов, которым требуется хирургическое вмешательство или химиотерапия» (S-407) һәм «Информация для родителей, чей ребёнок нуждается в медицинской помощи» (S-55).