3—9 февраль
ЗӘБУР 144—146
145 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!»
(10 мин)
Йәһвә үзенә өметләнгән кешеләрне фатихалый (Зб 144:11—15; w18.04 32, абз. 3, 4)
Без өметебезгә шатланып яшибез (Зб 146:5; w22.10 28, абз. 16, 17)
Аллаһылары Йәһвә булган кешеләр мәңге бәхетле булачак (Зб 146:10; w18.01 26, абз. 19, 20)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
-
Зб 145:15, 16. Бу өзектән нәрсәгә өйрәнеп була? (w24.09 26, абз. 6)
-
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Зб 144:1—15 (th 11 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше университетта укыганы турында әйтә (lmd 1 дәрес, 5 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәтү коралларыннан берәр видео күрсәтеп, фикер алыш (lmd 7 дәрес, 4 пункт).
6. Нотык
(4 мин) Тема: «Хатын үз ирен тирән хөрмәт итәргә тиеш» (lmd кушымта А, 7 пункт) (th 1 дәрес).
59 җыр
7. Йәһвә безнең бәхетле яшәвебезне тели
(10 мин). Фикер алышу.
Йәһвә — бәхетле Аллаһы (1Тм 1:11). Ул безгә күп гаҗәеп бүләкләр биргән. Алар Йәһвәнең безне никадәр нык яратканын һәм безнең бәхетле яшәвебезне теләгәнен күрсәтә (Вг 3:12, 13). Бу бүләкләрнең икесенә игътибар итик: ризык һәм тавышлар.
«Барлыкка Китерүчебез куанып яшәвебезне тели. Тәмле ризык һәм сокландыргыч тавышлар» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Ризык ашау һәм тавышлар ишетү бүләкләре сезне нәрсәгә ышандыра һәм ни өчен?
Зәбур 32:8 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Йәһвә безнең бәхетле яшәвебезне тели. Моны белү аның Изге Язмалар һәм оешмасы аша биргән җитәкчелеген тыңларга ничек булыша?
8. Җыелыш ихтыяҗлары
(5 мин)
9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 22 бүлек, абз. 1—6