Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6—12 гыйнвар

ЗӘБУР 127—134

6—12 гыйнвар

134 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Ата-аналар, кадерле мирасыгыз турында кайгыртыгыз

(10 мин)

Ата-аналар үз гаиләләренең ихтыяҗларын кайгырта ала; алар Йәһвәнең ярдәменә өметләнә (Зб 127:1, 2)

Балалар — Йәһвәнең кыйммәтле бүләге (Зб 127:3; w21.08 5, абз. 9)

Һәр баланы, шәхси ихтыяҗларына карап, өйрәтегез (Зб 127:4; w19.12 27, абз. 20)

Ата-аналар, балаларын кайгыртыр өчен, Йәһвәгә таянып, кулларыннан килгәннең барысын эшләгәндә, ул сөенә

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 128:3. Ни өчен мәдхия җырлаучы улларны зәйтүн агачының үсентеләре белән чагыштыра? (it-1-U 543, абз. 3)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 1 дәрес, 3 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше Изге Язмалардагы тәгълиматка каршы килгән ышануын белдерә (lmd 5 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 16 дәрес, 4, 5 пункт. Өйрәнүчең белән, үзең булмаган чакта, өйрәнү үткәрелсен өчен үзең күргән чаралар турында фикер алыш (lmd 10 дәрес, 4 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

13 җыр

7. Ата-аналар, сез бу көчле өйрәтү ысулын кулланасызмы?

(15 мин) Фикер алышу.

Йәһвәнең оешмасы, ата-аналарга үз балаларын Йәһвә турында өйрәтергә булышыр өчен, бик күп материал чыгара. Шулай да, балаларыгызны өйрәтер өчен иң яхшы ысулларның берсе — аларга яхшы үрнәк күрсәтү (Кн 6:5—9).

Гайсә, үз шәкертләрен өйрәтер өчен, бу көчле ысулны кулланган.

Яхъя 13:13—15 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Гайсә үз шәкертләрен үз үрнәге белән өйрәткән. Сезнеңчә, ни өчен бу уңышлы булган?

Ата-аналар, сезнең эшләрегез балаларга үзегез өйрәткән нәрсәләр файдалы икәнен күрсәтә ала. Яхшы үрнәгегез шулай ук балаларыгызда өйрәткән нәрсәләргә карата хөрмәт үстерә һәм аларны тыңларга дәртләндерә ала.

«Без балаларны үрнәк биреп үстердек» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Гарсиа абый һәм апа-кардәш үз кызларын нинди мөһим сабакларга өйрәткән?

  • Ни өчен бу видео сезне алга таба да балаларыгызга яхшы үрнәк күрсәтергә дәртләндерә?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 73 җыр һәм дога