4—10 гыйнвар
2 ЕЛЪЯЗМА 29—32
37 җыр һәм дога
Рәиснең башлангыч сүзләре (3 мин яисә әзрәк)
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Хак гыйбадәт кылуда тырышлыклар кирәк» (10 мин)
2Ел 29:10—17. Һизәкыя хак гыйбадәт кылуны тәвәккәллек белән торгыза
2Ел 30:5, 6, 10—12. Һизәкыя бар эчкерсез кешеләрне гыйбадәт кылыр өчен җыелырга чакыра
2Ел 32:25, 26. Һизәкыя үз горурлыгын басынкыландыра (w05-U 15.10. 25, 20 абз.)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз (8 мин)
2Ел 29:11. Һизәкыя беренче урынга нәрсәне куйган һәм бу яктан безгә нинди үрнәк калдырган? (bw540 17, 6—7 абз.)
2Ел 32:7, 8. Булачак авырлыкларга әзерләнергә иң беренче чиратта нәрсә булыша ала? (bw540 20, 17 абз.)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, мин Йәһвә турында нәрсә белдем?
Бу атнада Изге Язмалардан укып белгәннәрне мин хезмәттә ничек куллана алам?
Изге Язмаларны уку: 2Ел 31:1—10 (4 мин яисә әзрәк)
ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ
Бу айга кереш сүзләр әзерлибез (15 мин). Фикер алышу. «„Намуслы булыгыз. Ни өчен?“ брошюрасы өчен кереш сүз» дигән беренче видеоны күрсәт, аннары аның буенча кыскача фикер алыш. Вәгазьченең кабат килеп китүгә ничек нигез салганына игътибар ит. Аннары «Намуслы булыгыз. Ни өчен?» дигән брошюра өчен икенче видеоны һәм ярдәмче материалны куллану турында видео күрсәт, һәм алар буенча шул ук рәвешчә фикер алыш. «Ярдәмче материал кулланып, Изге Язмалар өйрәнүен ничек үткәрергә?» мәкаләсен искә ал. Вәгазьчеләрне үз кереш сүзләрен уйлап чыгарырга дәртләндер.
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен урыннар төзү һәм аларны карау — зур хөрмәт» (15 мин). Фикер алышу. Патшалык Залларын төзүдә катнашкан кардәшләрне кичергән шатлыклары турында сөйләргә сора. Патшалык Залын карау һәм анда чисталык саклау өчен җаваплы кардәштән интервью ал. Ул җыелышыгызда җыештыру ничек оештырылган икәнен сөйләсен.
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү: ia 6 бүлек, 1—14 абз. (30 мин)
Бу һәм киләсе атнадагы очрашуны карап чыгу (3 мин)
142 җыр һәм дога Искә төшерү: җыелыш башта көйне тыңласын, аннары гына яңа җырны башкарсын.