18—24 гыйнвар
ЕЗРА 1—5
26 җыр һәм дога
Рәиснең башлангыч сүзләре (3 мин яисә әзрәк)
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Йәһвә үз вәгъдәләрен үти» (10 мин) [«Езра китабына кереш сүз» видеосын күрсәт.]
Ез 3:1—6. Йәһвәнең пәйгамбәрлекләре беркайчан да үтәлмичә калмый (w06 1.1. 11, 3 абз.)
Ез 5:1—7. Йәһвә, үз халкының эшләре уңышлы барсын өчен, вакыйгалар барышын үзгәртә ала (w06 1.1. 11, 5 абз., w86-U 15.6. 9, 2 абз.; w86-U 1.7. 22, рамка)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз (8 мин)
Ез 1:3—6. Иерусалимга кайтмаган исраиллеләрнең иманнары зәгыйфь булган дип әйтеп буламы? (w06 1.1. 9, 5 абз.; 11, 2 абз.)
Ез 4:1—3. Ни өчен тәкъдим ителгән ярдәмне кире какканнар? (w06 1.1. 11, 4 абз.)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, мин Йәһвә турында нәрсә белдем?
Бу атнада Изге Язмалардан укып белгәннәрне мин хезмәттә ничек куллана алам?
Изге Язмаларны уку: Ез 3:10—4:7 (4 мин яисә әзрәк)
ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ
Беренче килү (2 мин яисә әзрәк). «Намуслы булыгыз. Ни өчен?» дигән брошюраның соңгы мәкаләсенә игътибар итеп, аны тәкъдим ит. Кабат килеп китү өчен нигез сал.
Кабат килеп китү (4 мин яисә әзрәк). «Намуслы булыгыз. Ни өчен?» дигән брошюраның соңгы мәкаләсе өчен кереш сүзләргә уңай җавап кайтарган кешегә кабат килеп кит. Чираттагы кабат килеп китү өчен нигез сал.
Изге Язмалар өйрәнүе (6 мин яисә әзрәк). Тиешле планны кулланып, «Бу китапның авторы — Аллаһы» дигән темага Изге Язмалар өйрәнүе үткәр (Иш 40:22; Әп 26:7).
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Боларның барысы сезгә бирелер» (5 мин). Маттай 6:33 һәм Лүк 12:22—24 кә нигезләнгән нотык. Вәгазьчеләрне шуны сөйләргә чакыр: Патшалыкны беренче урынга куючыларның матди ихтыяҗларын кайгыртырга дигән вәгъдәсен Йәһвә аларның очрагында ничек үтәгән?
Сөйләмегез. Сез башта «әйе», ә аннары «юк» димисезме? (10 мин) Фикер алышу. «Алга таба да фидакарьлек рухы күрсәтеп торыгыз» (bw544) дигән брошюра 30—32 б.
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү: ia 7 бүлек, 1—14 абз. (30 мин)
Бу һәм киләсе атнадагы очрашуны карап чыгу (3 мин)
41 җыр һәм дога