Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кабат килеп китүгә ничек нигез салырга?

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кабат килеп китүгә ничек нигез салырга?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Без чәчкән хакыйкать орлыкларына су сибәргә телибез (1Кр 3:6). Кеше кызыксыну күрсәтсә, кабат килеп киткәндә аның белән сөйләшер өчен, берәр ачык сорау калдыру яхшы булыр иде. Бу кешенең кызыксынуын үстерер һәм кабат килеп китүебезне җиңеләйтер. Кабат килгәндә, без теге тапкыр күтәргән сорауга җавап бирер өчен килгәнебезне әйтә алабыз.

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Өйдән өйгә йөреп вәгазьләү өчен кереш сүзләр әзерләгәндә, кабат килгәндә җавап бирер өчен сорау да әзерлә. Бу сорауга җавап син тәкъдим итәчәк басмада яисә кабат килеп китү вакытында кулланырга ниятләгән өйрәнү өчен басмада булырга мөмкин.

  • Кызыксынган кеше белән сөйләшүне тәмамлаганда, аңа яңадан очрашырга теләгәнеңне әйт һәм әзерләгән соравыңны бир. Мөмкин булса, аның белән элемтәгә ничек кереп булганын сора.

  • Билгеле көнне һәм вакытта килергә вәгъдә итсәң, сүзеңдә тор (Мт 5:37).