МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Эзәрлекләнгән мәсихчеләр өчен дога кылырга онытма
Изге Язмаларда Шайтан хезмәтебезгә комачауларга тырышып безне эзәрлекләр дип алдан әйтелгән булган (Ях 15:20; Ач 12:17). Башка илләрдә эзәрлекләүләр кичергән имандашларыбызга без ничек ярдәм итә алабыз? Без алар өчен дога кыла алабыз. «Тәкъва кешенең ялваруы зур куәткә ия» (Яг 5:16).
Нәрсә турында дога кылып була? Без Йәһвәдән абый һәм апа-кардәшләребезгә кыюлык бирүен һәм аларга курыкмаска ярдәм итүен сорап дога кыла алабыз (Иш 41:10—13). Без шулай ук «тыныч-тату гына гомер кичерер өчен» хакимиятләр турында, алар вәгазь эшенә карата уңай карашта булсыннар дип дога кыла алабыз (1Тм 2:1, 2).
Паул һәм Петер эзәрлекләнгәндә, беренче гасыр мәсихчеләре алар өчен исемнәрен атап дога кылган (Рс 12:5; Рм 15:30, 31). Бүген эзәрлекләүләр кичергән бар имандашларыбызны исемнәре буенча белмәсәк тә, без аларның җыелышларын, илләрен я өлкәләрен догада әйтеп китә алыр идек.