МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Борчылмагыз, җитәр»
Гайсә Таудагы вәгазендә болай дигән: «Үз җаныгыз өчен... борчылмагыз, җитәр» (Мт 6:25). Бу Шайтан дөньясында гөнаһлы кешеләргә борчылу хас булса да, Гайсә үз шәкертләрен чиктән тыш борчылмаска өйрәткән (Зб 13:2). Ни өчен? Чөнки чиктән тыш борчылу, хәтта көндәлек ихтыяҗларыбыз турында да, бик күп көч ала. Шуңа күрә безгә Патшалыкны беренче урынга кую авыррак булачак (Мт 6:33). Гайсәнең биредә китерелгән сүзләре юкка борчылмаска ярдәм итәчәк.
-
Мт 6:26. Кошларны күзәтеп, без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (bw572 9, 10, абз. 11—13)
-
Мт 6:27. Ни өчен чиктән тыш борчылу — бу вакытны һәм көчне бушка әрәм итү? (w05-U 1.11. 22, абз. 5)
-
Мт 6:28—30. Кыр чәчәкләрен күзәтеп, без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (bw572 10, 11, абз. 15, 16)
-
Мт 6:31, 32. Мәсихчеләр башка кешеләрдән нәрсә белән аерылып тора? (bw572 11, абз. 17)
Мин нәрсә турында борчылмаска телим?