Гайсә кешеләрнең җаннарын яңартырга вәгъдә иткән
«Минем камытым уңайлы»
Гайсә балта остасы буларак уңайлы камытны ничек итеп ясарга икәнен белгән. Камыт уңайлы булсын өчен, бәлки, аны тукыма яисә күн белән урарга кирәк булган. Суга чумдырылганда, без Мәсихнең камытын киябез һәм аның шәкертләре булып китәбез. Без билгеле бер таләпләрне үтәргә вәгъдә итәбез, әмма алар безнең өчен йөк булып тормый, ә, киресенчә, шатлык һәм күп фатиха китерә.
Гайсәнең камытын кигәч, син нинди фатихалар урдың?