МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Башта барып, кардәшең белән татулаш». Ничек моны эшләргә?
Гәлиләядә Гайсә заманында яшәвеңне күз алдына китер. Син Иерусалимга Куыш кору бәйрәменә килдең. Бәйрәмгә төрле җирләрдән күп кеше килгәнгә, шәһәр шау-шу килә. Син Йәһвәгә корбан китерергә телисең. Халык арасыннан көчкә үтеп, хайваныңны үзең артыңнан гыйбадәтханәгә алып барасың. Якынлашкач, син гыйбадәтханәдә корбан китерергә теләүче күп кенә кешене күрәсең. Синең дә руханиларга корбаныңны бирергә чиратың җитте. Әмма шул вакытта кардәшеңнең сиңа үпкәләгәне исеңә төште. Ул кайдадыр шушы халык төркеме арасында яисә шәһәрдә. Гайсә сиңа ничек эш итәргә икәнен аңлаткан иде. (Маттай 5:24 укы.) Сиңа кардәшең белән ничек татулашырга? Һәрбер баганада дөрес җавапны билгеләп чык.
СИН НИЧЕК ЭШ ИТӘРСЕҢ:
-
Кардәшемнең үпкәләр өчен җитди сәбәбе булса гына, аның белән сөйләшермен.
-
Кардәшем дөрес нәтиҗәләргә килмәгән я без икебез дә гаепле дип санасам гына, аның фикерен үзгәртергә тырышырмын.
-
Игътибар белән кардәшемне тыңлармын. Ни өчен үпкәләгәненә төшенеп бетмәсәм дә, чын күңелдән гафу үтенермен. Ялгыш һәм уйламыйча рәнҗеткәнгә, авырлыклар китергәнгә аның кичерүен сорармын.
КАРДӘШЕҢ НИЧЕК ЭШ ИТӘР:
-
Җыелыштагыларга синең аркада рәнҗетелгәне турында сөйләп, башкалардан яклау көтәр.
-
Һәрбер вак-төякне искә төшереп, сине гаепләячәк һәм гаебеңне таныттырачак.
-
Сиңа аның янына килер өчен никадәр басынкылык һәм кыюлык кирәк булганын аңлап, сине эчкерсез һәм чын күңелдән кичерер.
Без бүгенге көндә корбаннар китермәсәк тә, кардәшләребез белән тынычлык саклау Аллаһыга гыйбадәт кылуыбыз белән бәйле булганы Гайсәнең принцибыннан ничек күренә?