Кереш сүзләр
«АВЫРУЛАР. САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ»
Сорау: Күпчелек кешенең сәламәт буласы килә. Сезнеңчә, авырып китмәс өчен, без нәрсә эшли алабыз?
Шигырь: Гс 22:3
Тәкъдим ит: Бу брошюрада авыруларга килгәндә, алдын-артын уйлаучы булыр өчен адымнар һәм саклану чаралары карала.
ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ
Сорау: Газаплар Аллаһыдан киләме я башка нәрсәләрдәнме?
Шигырь: Әп 34:10
Хакыйкать: Аллаһы безгә беркайчан да газаплар җибәрми. Газаплар Иблистән, начар адымнар ясаган кешеләрдән килә, ә кайвакыт без тиешле булмаган вакытта тиешсез урында булабыз. Аллаһы исә без газапланганда безгә ярдәм итә. Ул чыннан да безнең турында кайгырта.
«НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК?» (Видеоролик)
Сорау: Сез ничек уйлыйсыз, дөнья белән Аллаһы идарә итәме? [Җавапны тыңла.] Изге Язмаларда әйтелгәннәр сезне гаҗәпләндерер. Бу кыска видеоролик бу мәсьәләгә ачыклык кертә. [Видеороликны күрсәт.]
Тәкъдим ит: Бу планда ни өчен газаплар шулкадәр күп икәне аңлатыла. Монда берничә фикер карала. Алар Изге Язмаларга нигезләнгәнгә бик мөһим. Китерелгән шигырьләрне өегездә карасагыз, газапларның сәбәбен белерсез. [Тиешле планны тәкъдим ит.]
МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ
Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.