МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Менә мин! Җибәр мине!»
Ишагыя күрсәткән рух үрнәк алырлык. Ул үзенә тәкъдим ителгән эшнең бөтен нечкәлекләрен белмәсә дә, иман күрсәтеп шунда ук ризалыгын белдергән (Иш 6:8). Сез, Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җирдә хезмәт итәр өчен, шартларыгызны үзгәртә аласызмы? (Зб 110:3). Әлбәттә, моның «күпмегә төшәсен хисаплап чыгарга» кирәк (Лк 14:27, 28). Әмма вәгазьләү эше хакына корбаннар китерергә әзер булыгыз (Мт 8:20; Мк 10:28—30). «Ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченү» дигән видеороликта басым ясалганча, Йәһвәгә хезмәт итүдә алган фатихалар теләсә нинди корбаннардан өстенрәк.
ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАГАЧ, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Уильямслар гаиләсе әгъзалары Эквадорда хезмәт итәр өчен нинди шәхси корбаннар китергән?
-
Хезмәт итәр өчен ил сайлаганда, алар нәрсәне исәпкә алган?
-
Алар нинди фатихалар алган?
-
Ихтыяҗ күбрәк булган җирдә хезмәт итү турында күбрәк мәгълүмат кайдан табып була?
КИЛӘСЕ ТАПКЫР ГАИЛӘ БЕЛӘН ГЫЙБАДӘТ КЫЛГАНДА, МОНДЫЙ СОРАУЛАР ЯРДӘМЕНДӘ ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ:
-
Без гаилә буларак үз хезмәтебезне ничек киңәйтә алабыз? (km 8/11 4—6)
-
Ихтыяҗ күбрәк булган җирдә хезмәт итә алмасак, без үзебезнең җыелышка кайсы яклардан ярдәм итә алабыз? (bw568 23—25)