Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» китабы ярдәмендә йөрәккә үтеп керерлек итеп өйрәтү

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» китабы ярдәмендә йөрәккә үтеп керерлек итеп өйрәтү

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Кешеләр, Йәһвәгә яраклы итеп гыйбадәт кылу өчен, аның нормаларын өйрәнергә һәм алар буенча яшәргә тиеш (Иш 2:3, 4). Изге Язмаларны өйрәнү өчен икенче басма — «Аллаһы мәхәббәте» китабы — өйрәнүчеләргә көндәлек тормышта Аллаһы принципларын ничек кулланырга икәнен аңларга ярдәм итә (Ев 5:14). Өйрәнүчеләр дөрес теләкләрдән чыгып үзгәрешләр ясый алсын өчен, без аларны йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтергә тырышырга тиеш (Рм 6:17).

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Өйрәнүчеңнең ихтыяҗларын исеңдә тотып, яхшы әзерлән. Аның материал турында уйларын һәм хисләрен чумырып алырга ярдәм итәчәк сораулар әзерлә (Гс 20:5)

  • Өйрәнүчегә Изге Язмалардагы принципларны куллануның мөһимлеген күрергә ярдәм итәр өчен, китаптагы рамкаларны куллан

  • Өйрәнүчеңә вөҗдан белән бәйле сораулар турында фикер йөртергә ярдәм ит, ләкин аның өчен карарлар кабул итмә (Гл 6:5)

  • Өйрәнүчеңә Изге Язмалардагы ниндидер принципларны кулланырга кирәк булса, әдәпле генә моңа игътибар ит. Аны ипләп кенә Йәһвәне яратуыннан чыгып үзгәрешләр ясарга дәртләндер (Гс 27:11; Ях 14:31)