Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ИШАГЫЯ 1—5

«Йәһвә тавына... меник»

«Йәһвә тавына... меник»

2:2, 3

«Соңгы көннәрдә»

Без яшәгән вакытта

«Йәһвә йортының тавына»

Югары күтәрелгән саф гыйбадәткә

«Бар халыклар... агылыр»

Саф гыйбадәткә тотынган кешеләр бердәм җыела

«Килегез Йәһвә тавына... меник»

Хак гыйбадәт кылучылар башкаларны үзләренә кушылырга чакыра

«Ул безне үз юлларына өйрәтер. Без аның сукмакларыннан йөрербез»

Үз Сүзе аша Йәһвә безне үз юлларына өйрәтә һәм безгә үз сукмакларыннан йөрергә ярдәм итә

2:4

«Алар бүтән сугышырга өйрәнмәс»

Ишагыя сугыш коралларының авыл хуҗалыгы коралларына әйләнәчәген сурәтләп, Йәһвә халкының тынычлыкка омтылачагын күрсәткән. Ишагыя көннәрендә бу нинди кораллар булган?

«Кылычларыннан чүкеп төрәннәр... ясарлар»

Төрән сабанның туфракны кисеп бара торган өлеше булган. Кайберләре металлдан ясалган (1Иш 13:20)

«Сөңгеләреннән бакча пычаклары ясарлар»

Бакча пычагы бер башына сап куелган урак сыман үткен метал кисәге булгандыр. Аның белән йөзем ботакларын кискәннәр (Иш 18:5)