МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Мәңге яшәргә теләүчеләргә шәкертләр булып китәргә булышабыз
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Кеше «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» булса, Йәһвә хакыйкать орлыклары аның йөрәгендә үссен өчен булыша (Рс 13:48; 1Кр 3:7). Без, Аллаһы белән хезмәттәшлек итеп, беренче чиратта, алган белемнәре буенча эш итәргә әзер кешеләргә игътибарыбызны туплыйбыз (1Кр 9:26). Изге Язмаларны өйрәнүче шуны аңларга тиеш: котылыр өчен суга чумдырылу үтәргә кирәк (1Пт 3:21). Өйрәнүчебезгә шәкерт булып китәр өчен, тормышында үзгәрешләр ясарга, вәгазьләргә һәм өйрәнүләр үткәрергә, шулай ук тормышын Йәһвәгә багышларга булышыйк (Мт 28:19, 20).
МОНЫҢ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
-
Өйрәнүченең исенә төшереп тор: өйрәнү максаты — аңа Йәһвә турында белем алу һәм ул хуплаганны эшләү (Ях 17:3)
-
Аңа рухи яктан үсәргә булыш: авырлыкларны кичерергә, мәсәлән, начар гадәтләрне һәм шикле дусларны ташларга ярдәм ит
-
Суга чумдырылганчы да, аннан соң да аны дәртләндереп һәм ныгытып тор (Рс 14:22)
«СИҢА ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ ЯРДӘМ ИТӘР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Өйрәнүчегә нәрсәдән курку багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә комачаулый ала?
-
Өлкәннәр өйрәнүчеләргә рухи яктан үсәргә ничек булыша ала?
-
Ишагыя 41:10 да Йәһвә турында нәрсә әйтелә?
-
Камилсез булсак та, Йәһвәгә тиешенчә хезмәт итәргә нинди сыйфатлар булыша ала?