Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә ал

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә ал

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Майланганнар һәм башка сарыклар һәртөрле кешене «тормыш суын бушлай алырга» чакыра (Ач 22:17). Бу символик су тыңлаучан кешелекне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен Йәһвә күргән чараларны аңлата. Төрле йолалар тоткан, дини өйрәтүләргә ышанган кешеләргә ярдәм итәр өчен, безгә «мәңгелек яхшы хәбәрне» аларны җәлеп итә алырлык итеп сөйләргә кирәк (Ач 14:6).

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Территориягездәге кешеләрне борчый торган темага кереш сүзләрне һәм шигырьне сайлагыз. Бәлки, сез сөйләшү өчен планнарны я үзегез инде уңышлы итеп кулланган кереш сүзләрне сайларсыз. Нинди кереш сүзләрне һәм шигырьләрне кешеләр яхшы тыңлый? Бәлки, берәр яңалык еш телгә алына һәм күп кеше моның турында уйлана? Ир кешеләрне нәрсә борчый? Ә хатын-кызларны?

  • Кешеләр белән сөйләшкәндә, территориягезгә хас булган сәламләү сүзләрен һәм гадәтләрне кулланыгыз (2Кр 6:3, 4)

  • Хезмәт өчен коралларыбыз — басмалар һәм видеороликлар — белән танышыгыз; ул чакта сез аларны кызыксынучы кеше белән сөйләшкәндә куллана алырсыз

  • Территориягездә очрый торган телләрдәге басмаларны һәм видеороликларны йөкләгез

  • Теманы, йорт хуҗасын нәрсә кызыксындырганын исәпкә алып, үзгәртегез (1Кр 9:19—23). Мәсәлән, кешенең якыны үлгәнен белсәгез, нәрсә әйтер идегез?

ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Вәгазьче йорт хуҗасы белән нинди темага сөйләшү башлаган?

  • Йорт хуҗасының тормышында нәрсә булган?

  • Бу очракта нинди шигырь иң яхшы туры килгән һәм ни өчен?

  • Территориягездә яшәүче кешеләрне җәлеп итәр өчен, сез кереш сүзләрегезне ничек үзгәртәсез?