Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛЕВИЛЕЛӘР 12, 13

Махау авыруы турындагы кануннан сабаклар

Махау авыруы турындагы кануннан сабаклар

13:4, 5, 45, 46, 52, 57

Рухи сәламәтлегебез турында әйткәндә, махау авыруына кагылышлы кануннар безне нәрсәгә өйрәтә?

  • Йәһвә руханиларны махау чирен тиз билгеләргә өйрәткән. Бүгенге көндә мәсихче көтүчеләр рухи ярдәмгә мохтаҗ булганнарга тиз булышырга тырыша (Яг 5:14, 15)

  • Исраиллеләр, чир таралмасын өчен, махау чыккан әйберләрне юк итәргә тиеш булган. Мәсихчеләр дә үзләре өчен хәтта кадерле булган, ләкин гөнаһка тарткан нәрсәдән баш тартырга әзер булырга тиеш (Мт 18:8, 9). Моңа гадәтләр, аралашу һәм күңел ачулар керә ала

Мәсихче Йәһвәнең ярдәмен кабул итәргә чыннан да теләгәнен ничек күрсәтә ала?