Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Журналлар куллануны дәвам итегез

Журналлар куллануны дәвам итегез

2018 елдан бирле тарату өчен журналларыбызның һәр чыгарылышында бер тема карала. Бар бу журналлар өйрәтү коралларыбызга керә. Шуңа күрә без аларны хезмәтебездә куллана алабыз. Шулай ук сәяхәт иткәндә я кибеткә барганда, үзебез белән берничә журнал алып була. Журналлар ярдәмендә без Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрмибез, ләкин алар берәр кешенең рухи кызыксынуын уята ала.

Сөйләшү башлаганнан соң, шигырьне укыгыз һәм кешегә кызыклы темага журналны тәкъдим итегез. Мәсәлән, гаиләле кешегә я кайгы кичергән кешегә сез болай дип әйтә аласыз: «Күптән түгел генә мин нәкъ шул темага бер яхшы мәкаләне укыган идем. Сезгә аны күрсәтсәм буламы?» Кеше кызыксынса, хәтта беренче сөйләшү вакытында сез аңа бастырылган журналны бирә аласыз я электрон журналны җибәрә аласыз. Журналлар тарату — максатыбыз түгел. Алай булса да, алар безгә хакыйкатьне кабул итәргә әзер кешеләрне табарга ярдәм итә ала (Рс 13:48).

2018

2019

2020

 

Сезнең территориягездә кешеләрне нинди темалар кызыксындыра?