МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвә оештырган тәртип буенча эш итеп, без ярату күрсәтәбез
Җыелыштан чыгару чарасы җыелышны тәүбә итмәгән гөнаһ кылучылардан яклый һәм андый кешеләр өчен тәрбия булып тора (1Кр 5:6, 11). Йәһвә оештырган тәртипкә буйсынып, без ярату күрсәтәбез. Әгәр дә бу чара күпләргә, шул исәптән якын туганнарга һәм хокук комитетына, шундый эмоциональ авырту китерә икән, ул чыннан ярату билгесеме?
Беренчедән, буйсынуыбыз белән без Йәһвәнең исеменә тап төшерергә теләмәгәнебезне һәм аның изге нормаларын хөрмәт итүебезне күрсәтәбез (1Пт 1:14—16). Шулай ук бу җыелыштан чыгарылган кешегә карата да ярату була. Бу тәрбия, авыр хисләргә карамастан, «тынычлык белән тәкъвалык җимеше китерә» ала (Ев 12:5, 6, 11). Җыелыштан чыгарылган я җыелыштан баш тарткан кеше белән аралашып, без Йәһвәнең тәрбиясенә комачаулыйбыз. Онытмыйк, Йәһвә үз халкын «тиешле дәрәҗәдә төзәтә» (Ир 30:11). Йәһвә оештырган тәртипкә буйсынып һәм аның белән үз мөнәсәбәтләребезне ныгытып, без җыелыштан киткән якыныбыз мәрхәмәтле Атабызга кайтыр дип өметләнә алабыз (Иш 1:16—18; 55:7).
«БӨТЕН ЙӨРӘГЕҢ БЕЛӘН ЙӘҺВӘГӘ ТУГРЫЛЫКЛЫ БУЛ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Ата-ана, баласы Йәһвәне калдырса, нинди авырту кичерә?
-
Имандашлар туганы җыелыштан чыгарылган кардәшләргә ничек ярдәм итә ала?
-
Аллаһыга тугрылыгыбыз туганнарга тугрылыгыбызга караганда мөһимрәк. Изге Язмалардагы нинди очрак моны күрсәтә?
-
Йәһвәгә тугрылыгыбыз туганнарга карата тугрылыгыбыздан мөһимрәк икәнен без ничек күрсәтә алабыз?