Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Йөрәккә үтеп керерлек өйрәтегез

Йөрәккә үтеп керерлек өйрәтегез

Аллаһыга тыңлаучан булырга символик йөрәк дәртләндерә (Гс 3:1). Шуңа күрә өйрәткәндә, безгә тыңлаучыларыбызның йөрәгенә ирешү мөһим. Моны ничек эшләп була?

Өйрәнүчебезгә Изге Язмалардагы белемне тапшырудан тыш, безгә аңа бу белемне тормышта кулланырга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне үстерергә булышырга кирәк. Өйрәнүчегезгә Изге Язмалардагы нормаларда Аллаһының яратуы, игелеге һәм гаделлеге ничек чагыла икәнен күрергә ярдәм итегез. Ипләп кенә сораулар биреп, аның яңа белем турында нәрсә уйлаганын белешергә тырышыгыз. Дөрес булмаган карашларын үзгәртү һәм начар гадәтләрдән арыну аңа нинди файда китерәчәген күрсәтегез. Өйрәнүчегезнең Йәһвәгә карата мәхәббәте үссә, хезмәт сезгә тагы да күбрәк шатлык китерер.

«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ОСТАЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ ЯХШЫРТЫГЫЗ. ЙӨРӘККӘ ҮТЕП КЕРЕРЛЕК ӨЙРӘТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен Нита Джейдтан дүшәмбе көнне сөйләшкәннәре турында уйлаганмы, юкмы дип сораган?

  • Йәһвәнең нормаларында аның безгә карата мәхәббәте чагыла. Нита Джейдка моны аңларга ничек булышкан?

  • Йөрәккә үтеп керерлек өйрәтү кешене Йәһвәгә якынлашырга дәртләндерер

    Нита Джейдка Аллаһыны яратуыбыз нәрсәдән күренә икәнен ничек аңлаткан?