ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН
Кайгыртучан булыгыз
Кайгыртучан я кызганучан булу — башка кешенең уйларын, хисләрен, карашларын һәм ихтыяҗларын аңлау дигән сүз. Без кешеләргә карата кайгыртучан булганда, алар моны сизә. Аларга булышырга теләгебез кайгыртучан булырга ярдәм итәр. Хезмәтебездә кешеләргә карата кайгыртучан булып, без Йәһвәнең мәхәббәтен һәм кайгыртуын чагылдырабыз. Ә бу кешеләрне Аллаһыга җәлеп итә ала (Фп 2:4).
Кызганучан булу — техник ысул түгел. Без бу сыйфатны кешене игътибар белән тыңлап, аның хәленә керә белеп һәм аның белән йомшак сөйләшеп күрсәтәбез. Шулай ук бу сыйфат ишарәләребездә һәм эмоцияләребездә чагыла. Кешенең ихтыяҗларына, ышануларына һәм шартларына игътибарлы булып, без аңа эчкерсез кызыксыну күрсәтәбез. Без кешегә киңәшләр бирә һәм ярдәм итә алабыз, ләкин аңа басым ясамыйбыз. Кешеләр ярдәмебезне кабул иткәндә, бу безгә шатлык өсти.
«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ОСТАЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ ЯХШЫРТЫГЫЗ. КАЙГЫРТУЧАН БУЛЫГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Джейд соңга калгач, Нита ничек аңлаучанлык күрсәткән?
-
Джейд уку аңа зур стресс китерә дип әйткәч, Нита ничек кызганучанлык чагылдырган?
-
Джейд җыйнак булу аңа авыр бирелә дигәч, Нита ничек кайгыртучанлык күрсәткән?