Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Олы һәм яшь хатын-кызлар белән дөрес мөгамәлә итегез

Олы һәм яшь хатын-кызлар белән дөрес мөгамәлә итегез

Изге Язмалар олы яшьтәге кардәшләргә — ата-аналарга кебек, ә яшьләргә абый-энеләргә һәм апа-сеңелләргә кебек карарга өйрәтә. (1 Тимутигә 5:1, 2 укы.) Апа-кардәшләргә аеруча абый-кардәшләр хөрмәт күрсәтергә тиеш.

Абый-кардәш апа-кардәш белән гыйшык уйнамас һәм аны уңайсыз хәлгә куярлык бернәрсә эшләмәс (Әп 31:1). Өйләнмәгән абый-кардәшнең берәр ялгыз апа-кардәшкә карата җитди ниятләре булмаса, ул аңа романтик кызыксыну күрсәтеп йөрмәс. Ул апа-кардәштә ялган өмет тудырмас һәм аның хисләре белән уйнамас.

Апа-кардәшләр үз сораулары белән өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәндә, өлкәннәр аларга игътибар бирергә тиеш. Өлкәннәр аеруча ире булмаган апа-кардәшләрне яклый (Рт 2:8, 9).

«МӘҢГЕЛЕК МӘХӘББӘТНЕ ҖЫЕЛЫШТА КҮРСӘТ. ТОЛ ХАТЫННАРГА ҺӘМ ЯТИМНӘРГӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Җыелыш Мьинт апа-кардәшкә ничек искиткеч мәхәббәт күрсәткән?

  • Җыелыш, Мьинт апа-кардәшкә мәхәббәт күрсәтеп, бөтен авылга нинди шаһитлек биргән?

  • Кардәшләрнең мәхәббәте Мьинт апа-кардәшнең кызларына ничек тәэсир иткән?

Сез җыелыштагы апа-кардәшләргә, ярату күрсәтеп, ничек ярдәм итә аласыз?