Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сөйләшү планнарын ничек кулланырга?

Сөйләшү планнарын ничек кулланырга?

Сөйләшү планнарын әзерләр өчен, кардәшләр күп тырышлык куя, һәм күп кенә вәгазьчеләр аларны үз территорияләрендә уңышлы куллана. Ләкин төрле илләрдә шартлар аерылып торганга, вәгазьчеләр җирле кешеләрне кызыксындырган теманы, сорауны һәм шигырьне үзләре сайлый ала. Әлбәттә, махсус кампания вакытында барыбыз да бирелгән җитәкчелек буенча эш итәбез. Максатыбыз — Гайсә боерган Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә катнашу (Мт 24:14).

Вәгазьчеләр, укучы йөкләмәләрен үтәгәндә, эш дәфтәрендәге сөйләшү планнарында күрсәтелгән теманы кулланырга тиеш. Ләкин, башка җитәкчелек бирелмәсә, алар сорауны, шигырьне, ачык сорауны һәм ситуацияне, үз территорияләренә туры китереп, үзгәртә ала. Бу күрсәтмә 2020 елның июнь ае эш дәфтәрендә 8 нче биттә бирелгән җитәкчелектән аерылып тора.