МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ | ЯҢА ХЕЗМӘТ ЕЛЫНА МАКСАТЛАР КУЕГЫЗ
Яңа хезмәт елына максатлар куегыз. Ихтыяҗ булган җиргә күченү
Ияләшкән урыннан ихтыяҗ булган җиргә күченер өчен, иман кирәк (Ев 11:8—10). Андый максатка омтыласыз икән, өлкәннәр белән сөйләшегез. Мөмкинлекләрегезне бәяләр өчен һәм кайда күченергә икәнен хәл итәр өчен, нинди гамәли адымнар ясап була? Басмаларыбызда ихтыяҗ булган җирдә хезмәт итү турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз. Башка җыелышка ярдәм итәр өчен күченгән кардәшләр белән киңәшләшегез (Гс 15:22). Йәһвәдән җитәкчелек сорагыз (Яг 1:5). Күченәсе урын турында яхшылап белешегез һәм, мөмкин булса, күченер алдыннан берничә көнгә анда барып кайтыгыз.
«„ЗУР ИШЕК“ АЧЫЛГАНДА, ИМАН БЕЛӘН ЭШ ИТЕГЕЗ. ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҖИРГӘ КҮЧЕНҮ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Габриэльгә нинди үзгәрешләр ясарга кирәк булган һәм аңа нәрсә булышкан?