МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Өйрәнүләр башлау буенча сентябрьдә үтәчәк махсус кампания
Сентябрь аенда без мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасы буенча өйрәнү тәкъдим итәргә тырышырбыз. Бу айда ярдәмче пионерлар 30 я 50 сәгатьлек норманы сайлый алыр. Бу кампания ничек үтәчәк?
-
Кеше белән беренче тапкыр сөйләшкәндә. Брошюраның соңгы битен кулланып, кешедә кызыксыну уятырга тырыш, аннары өйрәнү ничек үткәнен аңлат. Элек кызыксыну күрсәткән һәм кабат килеп китүгә ризалашкан кешеләрне дә онытма. Элгәре бу кешеләр өйрәнүдән баш тарткан булса да, безнең яңа брошюрабыз һәм өйрәнү курсыбыз, бәлки, аларга ошар. Кызыксыну күрсәтмәгән һәм өйдә булмаган кешеләргә брошюраны калдырасы юк. Җыелышның хезмәт комитеты бу айда өстәмә вәгазь очрашуларын оештырыр.
-
Башка мөмкинлекләр. Җыелышыгызда күчмә стенд кулланылса, анда «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасын да куегыз. Кызыксыну күрсәткән кешеләргә бу брошюра ярдәмендә өйрәнү башлап булганын хәбәр итегез. Шунда ук өйрәнүнең ничек үткәнен кыскача күрсәтегез я башка вакытка сөйләшегез. Хезмәт күзәтчесе тәҗрибәле вәгазьчеләрне, өйрәнү тәкъдим итәр өчен, кешеләр эшли торган урыннарга җибәрә ала. Сез шулай ук эштә һәм очраклы рәвештә вәгазьләгәндә кешеләргә өйрәнү тәкъдим итә аласыз.
Гайсә безгә шәкертләр әзерләргә һәм аларны өйрәтергә кушкан (Мт 28:19, 20). Бу махсус кампания «Мәңге шатланып яшәгез!» басмасы ярдәмендә максатыбызга ирешергә булышачак.