МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Сез Йәһвәнең догаларыгызга ничек җавап биргәнен күрәсезме?
Изге Язмаларда Йәһвә җавап биргән догаларның мисаллары күп. Йәһвә, үз хезмәтчеләренең шәхси үтенечләрен ишетеп, аларга ярдәм иткәндә, аларның иманнары һичшиксез ныгый. Шунлыктан безгә дога кылганда конкрет булырга һәм Йәһвәнең җавабын күрә белергә кирәк. Онытмагыз: Аллаһының җавабы без көткәннән аерылып торырга мөмкин (2Кр 12:7—9; Эф 3:20). Йәһвә догаларыбызга ничек җавап бирә?
-
Авырлыкны җиңәр өчен, физик, эмоциональ һәм рухи көч бирә (Фп 4:13)
-
Дөрес карар кабул итәр өчен, зирәклек бирә (Яг 1:5)
-
Эш итәр өчен, теләк һәм көч бирә (Фп 2:13)
-
Җан тынычлыгы бирә (Фп 4:6, 7)
-
Башкалар аша физик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтә (1Ях 3:17, 18)
«ЙӘҺВӘ — „ДОГАЛАРНЫ ТЫҢЛАУЧЫ“» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Сәламәтлегебез аркасында мөмкинлекләребез чикле булса, Симидзу кардәшнең үрнәге ничек дәртләндерә ала?
-
Без Симидзу кардәшнең үрнәге буенча ничек эш итә алабыз?