Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ | ЯҢА ХЕЗМӘТ ЕЛЫНА МАКСАТЛАР КУЕГЫЗ

Яңа хезмәт елына максатлар куегыз. Пионер хезмәте

Яңа хезмәт елына максатлар куегыз. Пионер хезмәте

Рухи максатлар куеп, без көчебезне дөрес кулланабыз (1Кр 9:26). Бу максатлар безгә ахырга кадәр калган вакытны мөмкин булганча яхшы кулланырга ярдәм итәр (Эф 5:15, 16). Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә киләсе хезмәт елына максатларыгыз турында сөйләшегез. Бу эш дәфтәрендәге мәкаләләр сезгә кайбер максатлар турында, дога кылып, уйланырга булышыр (Яг 1:5).

Мәсәлән, гаиләгездә берәрегез гомуми пионер булып хезмәт итә аламы? Сез аңа булыша аласызмы? Сәгать нормасын үтәү ягыннан шикләрегез булса, шартлары сезнекенә охшаш булган пионерлар белән киңәшләшегез (Гс 15:22). Бәлки, сез берәр пионерны үз гаилә өйрәнүегезгә чакырып, аңа сораулар бирерсез. Аннары график төзеп карагыз. Ә элек пионер булып хезмәт иткән булсагыз, хәзер бу хезмәтне яңадан башлап булмасмы дип уйланыгыз.

Бәлки, берәрегез бер я берничә ай дәвамында ярдәмче пионер булып хезмәт итә алыр. Физик хәлегез бик үк яхшы булмаса, көн саен әз-әзләп хезмәт итеп була. Тулы көн эшләгәнгә я мәктәптә укыганга атна уртасында хезмәт итү авыр булса, күбрәк ял көннәре я каникуллар булган айны сайлагыз. Календарьда сез ярдәмче пионер хезмәтен алырга теләгән айны билгеләгез һәм график төзегез (Гс 21:5).

«КЫЮ БУЛ! ПИОНЕР БУЛАРАК» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Эмма мисалыннан Йәһвәнең фидакарь пионерларны ничек кайгыртканы турында без нәрсәгә өйрәнәбез?