Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһы Патшалыгын вәгазьләү буенча сентябрьдә үтәчәк махсус кампания

Аллаһы Патшалыгын вәгазьләү буенча сентябрьдә үтәчәк махсус кампания

Сентябрь аенда без, кешеләргә Аллаһы Патшалыгы гына кешелек проблемаларын чишә алачак икәнен күрсәтер өчен, махсус тырышлыклар куярбыз (Мт 24:14). Сез бу кампаниядә ничек катнаша аласыз? Аллаһы Патшалыгына кагылышлы берәр шигырьне мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтегез. Берәрсе кызыксыну күрсәтсә, аңа 2020 елгы «Күзәтү манарасы»ның 2 нче чыгарылышын бирегез. Мөмкин кадәр тизрәк кабат килеп китәргә һәм «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюра буенча өйрәнү башларга тырышыгыз. Сентябрь аенда ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә теләүчеләр 15 я 30 сәгатьлек норманы сайлый ала.

Бик тиздән Аллаһы Патшалыгы үзенә каршы торган бар хөкүмәтләрне юк итәчәк (Дн 2:44; 1Кр 15:24, 25). Шуңа күрә, Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугрылыгыбызны күрсәтер өчен, бу мөмкинлектән тулысынча файдаланыйк!