Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Сезнең яңа хезмәт елына максатларыгыз нинди?

Сезнең яңа хезмәт елына максатларыгыз нинди?

Без Йәһвәгә иң яхшысын бирергә һәм аны сөендерергә телибез. Моңа ирешер өчен, безгә рухи максатлар куярга кирәк. Алар безгә җитлеккән мәсихчеләр булып китәргә булыша, шуңа күрә аларга вакыт белән көчебезне жәллисе юк (1Тм 4:15). Ни өчен максатларыбызны тикшереп торырга кирәк? Чөнки шартлар үзгәреп тора. Кайбер максатлар, бәлки, инде ирешерлек түгелдер, ә кайберләрен үтәгәнбездер һәм башкаларын куярга кирәктер.

Яңа хезмәт елының башлануы алдыннан максатларны тикшереп чыгар өчен иң яхшы вакыт. Моның турында гаилә өйрәнүендә сөйләшеп, кайбер шәхси һәм бөтен гаилә өчен максатлар куеп була.

Синең мондый өлкәләрдә максатларың нинди һәм аларга ирешер өчен нинди адымнар ясарга җыенасың?

Изге Язмаларны уку, шәхси өйрәнү, очрашуларга йөрү һәм анда катнашу (w02 1.9. 11, абз. 14, 15).

Вәгазьләү (w23.05 27, абз. 4, 5).

Мәсихче сыйфатлар үстерү (w22.04 23, абз. 5, 6).

Башка өлкәләр: