Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһыдан үрнәк алып, тугры мәхәббәт күрсәт

Аллаһыдан үрнәк алып, тугры мәхәббәт күрсәт

Йәһвә тугры мәхәббәт күрсәтүдә иң яхшы үрнәк булып тора (Зб 103:11). Ул күрсәткән мәхәббәт тиз генә юкка чыга торган ярату хисе түгел. Тугры мәхәббәт тирән, дәвамлы бәйләнешне үз эченә ала. Йәһвә бу сыйфатны үз халкы Исраил хакына күп яклардан күрсәткән. Ул аларны Мисыр коллыгыннан азат иткән һәм Вәгъдә ителгән җиргә китергән (Зб 105:42—44). Ул үз халкы өчен көрәшкән һәм, алар гөнаһ кылганда, аларны кат-кат кичергән (Зб 107:19, 20). «Йәһвәнең тугры мәхәббәт күрсәтеп кылган эшләрен җентекләп тикшерсәк», бу безне аңардан үрнәк алырга дәртләндерер (Зб 107:43).

«ЙӘҺВӘНЕҢ ТУГРЫ МӘХӘББӘТ КҮРСӘТЕП КЫЛГАН ЭШЛӘРЕН ҖЕНТЕКЛӘП ТИКШЕР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Без кайсы яклардан тугры мәхәббәт күрсәтә алабыз?

  • Ни өчен тугры мәхәббәт күрсәтер өчен корбаннарга барырга кирәк?