Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Kokkinakis v. Greece: Droit réservé

Сәгать теле уңаена өске сул почмактан: «Көнбатыш Виргиния штатының Халык мәгарифе бүлеге Барнеттка каршы»; «Коккинакис Грециягә каршы»; «МРО „Таганрог“ һәм башкалар Россия Федерациясенә каршы»; «Ча һәм башкалар Көньяк Кореяга каршы»

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Яхшы хәбәрне яклау һәм законлаштыру

Яхшы хәбәрне яклау һәм законлаштыру

Дошманнар исраиллеләрне гыйбадәтханәне төзүдән туктатмакчы булганда, төзүчеләр эшне дәвам итәргә хокукларын якларга тырышкан (Ез 5:11—16). Мәсихчеләр дә, яхшы хәбәрне якларга һәм законлаштырырга тырышып, шулай эшләгән (Фп 1:7). Шул максат белән 1936 елда Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә Юридик бүлек ачылган булган. Бүген шул бүлек бөтен дөнья буйлап Патшалык эшләрен яклар өчен тырышлыклар куя. Юридик бүлек ничек, Патшалык эшләрен яклап, Аллаһы халкына ярдәм итеп торган?

«ТӨП ИДАРӘДӘГЕ ЮРИДИК БҮЛЕК БЕЛӘН ТАНЫШУ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Йәһвә Шаһитләре нинди юридик авырлыкларга очраган?

  • Без нинди юридик җиңүләргә ирештек? Мисал китерегез

  • Һәрберебез «яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда» үз өлешен ничек кертә ала?

  • Безнең сайтта Аллаһы халкының юридик хәле турындагы яңалыкларны һәм иманнары өчен төрмәдә утырган Йәһвә Шаһитләренең исемлеген кайдан табып була?