Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Алар безне кайгыртыр өчен тырышып эшли

Алар безне кайгыртыр өчен тырышып эшли

Район күзәтчеләре һәм аның хатыннары үз районнарындагы кардәшләргә фидакарь ярату күрсәтә. Аларның да, безнең барыбызныкы кебек үк, шәхси ихтыяҗлары бар, алар да кайвакыт арый, төшенкелеккә бирелә һәм борчылу сизә (Яг 5:17). Шулай да, алар һәр атна үзләре килеп киткән җыелыштагы кардәшләрне рухландырырга һәм аларга көч өстәргә тырыша. Район күзәтчеләре чыннан да «икеләтә хөрмәткә» лаек (1Тм 5:17).

Рәсүл Паул, Римдагы җыелышка «рухи бүләк тапшырырга» дип барырга планлаштырганда, кардәшләрне дәртләндереп җибәрергә һәм үзенә дә көч алырга теләгән (Рм 1:11, 12). Район күзәтчесе хатыны белән килгәч, син аларны ничек рухландыра аласың? Моның турында уйлап кара.

«РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕНЕҢ КИЛЕП КИТҮ АТНАСЫ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Район күзәтчеләре һәм аларның хатыннары җыелыштагыларга ничек фидакарь ярату күрсәтә?

  • Шәхсән син аларның тырыш хезмәтеннән нинди файда аласың?

  • Без аларны ничек ныгытып, рухландыра алабыз?