22—28 июль
ЗӘБУР 66—68
7 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Йәһвә йөгебезне һәр көн күтәреп йөртә
(10 мин)
Йәһвә догаларыбызны тыңлый һәм аларга җавап бирә (Зб 66:19; w23.05 12, абз. 15)
Йәһвә мохтаҗ кешеләрнең ихтыяҗларына бик сизгер (Зб 68:5; w10-U 1.12. 23, абз. 6; w09-U 1.4. 31, абз. 1)
Йәһвә безгә һәр көн булыша (Зб 68:19; w23.01 19, абз. 17)
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: «Без Йәһвәгә йөгебезне күтәреп йөртергә ничек бирәбез?»
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
-
Зб 68:18. Борынгы Исраил көннәрендә «бүләкләр булып киткән кешеләр» кемнәр булган? (w06 1.6. 31, абз. 12)
-
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Зб 66:1—20 (th 11 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Башка милләт кешесе белән сөйләшү (lmd 5 дәрес, 3 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән тапкыр үзең калдырган буклет буенча фикер алышуыңны дәвам ит (lmd 9 дәрес, 3 пункт).
6. Шәкертләр әзерләү
102 җыр
7. Сез берәр кардәшнең йөген җиңеләйтә алыр идегезме?
(15 мин) Фикер алышу.
Безгә тормыш авырлыклары белән ялгыз көрәшергә туры килми (2Ел 20:15; Зб 127:1). Йәһвә һәрвакыт үзенең хезмәтчеләренә ярдәм итеп тора (Иш 41:10). Йәһвә безгә ничек булыша? Ул безгә үзенең Сүзе һәм оешмасы аша җитәкчелек бирә (Иш 48:17). Ул безгә үзенең куәтле изге рухын биреп тора (Лк 11:13). Ул шулай ук кардәшләрне безне юатырга һәм безгә гамәли яктан ярдәм итәргә дәртләндерә (2Кр 7:6). Димәк, Йәһвә, имандашыбызның йөген җиңеләйтер өчен, безнең һәрберебезне куллана ала.
«Мәңгелек мәхәббәтне җыелышта күрсәт. Өлкән кешеләргә» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Сез, олы яшьтәге мәсихчеләрнең йөген җиңеләйтер өчен, нәрсә эшли аласыз?
«Мәңгелек мәхәббәтне җыелышта күрсәт. Тулы вакытлы хезмәтчеләргә» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Сез, тулы вакытлы хезмәтчеләрнең йөген җиңеләйтер өчен, нәрсә эшли аласыз?
«Мәңгелек мәхәббәтне җыелышта күрсәт. Килмешәкләргә» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Сез, каты сынау кичергәннәрнең йөген җиңеләйтер өчен, нәрсә эшли аласыз?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 13 бүлек, абз. 1—7, бишенче кисәккә кереш сүз һәм 103 б. рамка