Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

26 август — 1 сентябрь

ЗӘБУР 78

26 август — 1 сентябрь

97 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Исраилнең тугрылыксызлыгы безгә кисәтү булып тора

(10 мин)

Исраиллеләр Йәһвәнең гаҗәеп эшләрен оныткан (Зб 78:11, 42; w96-U 1.12. 29, 30)

Исраил Йәһвә биргән бар яхшы нәрсәләр өчен рәхмәтле булмаган (Зб 78:19; w06 1.8. 9, абз. 16)

Исраиллеләр үз хаталарыннан өйрәнмәгән, ә Аллаһыга гел каршы баш күтәреп торган (Зб 78:40, 41, 56, 57; w11 1.7. 10, абз. 3, 4)


УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Йәһвәгә тугрылыклы булып калырга безгә нәрсә булышыр?

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 78:24, 25. Ни өчен манна «күктән икмәк» һәм «куәтле затларның икмәге» дип атала? (w06 1.8. 21, абз. 5)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 5 дәрес, 5 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Сөйләшү башлар өчен берәр буклет куллан. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 5 дәрес, 4 пункт).

6. Беренче сөйләшү

(1 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше килү максатыңны кыскача сөйләп бирүеңне сорый. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 2 дәрес, 5 пункт).

7. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше белән сөйләшкәндә, Изге Язмаларны искә алмыйча, табигый итеп Йәһвә Шаһите икәнеңне белдерт. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 2 дәрес, 4 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

96 җыр

8. Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филиптән өйрәнегез

(15 мин). Фикер алышу.

Изге Язмаларда күп мисаллар — яхшыларын да, начарларын да табып була. Аларны өйрәнер өчен, вакыт һәм тырышлыклар куярга кирәк. Изге Язмалардагы өзекләрне укудан тыш, безгә андагы сабаклар турында уйланырга һәм аннары тәртибебезне тиешле итеп үзгәртергә кирәк.

Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филип «рух һәм зирәклек белән тулы» мәсихче булган (Рс 6:3, 5). Аңардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

«Алардан үрнәк алыгыз. Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филип» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан аста китерелгән һәр очрактан нинди сабаклар алганнарын сора:

  • Шартлары кискен үзгәргәч, Филип үзен ничек тоткан? (Рс 8:1, 4, 5)

  • Филип ихтыяҗ булган җирләргә барырга әзер булган. Бу аңа нинди фатихалар китергән? (Рс 8:6—8, 26—31, 34—40)

  • Кунакчыл булулары Филип белән аның гаиләсенә нинди файда китергән? (Рс 21:8—10)

  • Видеодагы гаилә, Филип үрнәгенә ияреп, нинди шатлык кичергән?

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 101 җыр һәм дога