Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

29 июль — 4 август

ЗӘБУР 69

29 июль — 4 август

13 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Гайсәнең тормышындагы вакыйгалар ничек 69 нчы мәдхиядә алдан әйтелгән булган?

(10 мин)

Гайсәне бер сәбәпсез нәфрәт иткәннәр (Зб 69:4; Ях 15:24, 25; w11 15.8. 11, абз. 17)

Гайсә Йәһвәнең йортына карата ашкыну белән янып торган (Зб 69:9; Ях 2:13—17; w10 12.15. 8, абз. 7, 8)

Гайсә күңел газаплары кичергән; аңа ачы нәрсә салынган шәраб биргәннәр (Зб 69:20, 21; Мт 27:34; Лк 22:44; Ях 19:34; mwbr24.07-U; it-2-U 1277, абз. 2)


УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: «Ни өчен Йәһвә Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне Еврей Язмаларына яздырткан?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 69:30, 31. Бу өзек догаларыбызның сыйфатын яхшыртырга ничек булыша ала? (w99-U 15.1. 18, абз. 11)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Түземлек. Гайсә ничек эш иткән?

(7 мин) Фикер алышу. ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары lmd 8 дәрес, 1, 2 пункт буенча фикер алыш.

5. Түземлек. Гайсәдән үрнәк алыгыз

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

134 җыр

6. Җыелыш ихтыяҗлары

(5 мин)

7. Гаилә өйрәнүе өчен киңәшләр

(10 мин). Фикер алышу.

2009 елның гыйнвар аенда китап өйрәнү Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы белән бергә атна уртасындагы очрашуда үткәрелә башлады. Андый үзгәреш ярдәмендә гаиләләрнең бер киче бушады һәм һәр атна шәхси программа буенча гаилә өйрәнүе үткәрергә мөмкинлеге туды. Күпләр бу чара өчен үз рәхмәтләрен белдерде, чөнки ул аларга Йәһвәгә һәм бер-берсенә якынлашырга ярдәм итте (Кн 6:6, 7).

Гаилә башларына гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрен файдалы итеп үткәрергә нинди киңәшләр ярдәм итә ала?

  • Аны регуляр рәвештә үткәрегез. Мөмкин булса, гаилә өйрәнүен һәр атна бер үк вакытта үткәрегез. Берәр көтелмәгән хәл була калса, гаилә өйрәнүе өчен башка билгеләнгән көн булсын

  • Әзерләнегез. Нинди теманы карап чыгарга икәнен хатыныгыз белән киңәшләшегез, ә вакыт-вакыт моны балаларыгыздан сорагыз. Гыйбадәт кылуга әзерләнер өчен, аеруча гаилә өйрәнүендә кайбер пунктлар һәр атна үткәрелсә, күп вакыт кирәк булмас

  • Гаилә ихтыяҗларын исәпкә алыгыз. Балалар үскән саен аларның ихтыяҗлары һәм сәләтләре үзгәрә. Истә тотыгыз, гаилә өйрәнүе гаиләгезнең һәр әгъзасына рухи яктан үсәргә булышырга тиеш

  • Җылы һәм тыныч атмосфера саклагыз. Көн җылы булса, сез вакыт-вакыт гаилә өйрәнүен табигатьтә үткәрә аласыз. Кирәк булганда, тәнәфес ясагыз. Гаиләдәге авырлыклар турында фикер алышырга кирәк булса да, гаилә белән гыйбадәт кылу кичен шелтәләү яки төзәтү өчен кулланмагыз

  • Төрлелек кертегез. Мәсәлән, гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә киләсе очрашуга әзерләнеп була, jw.org сайтыннан видео карап, аның буенча фикер алышып була яисә хезмәттә була алган очракларда нәрсә әйтергә икәнен карап чыгып була. Гаилә өйрәнүендә башлыча үзара фикер алышу күздә тотылса да, берникадәр вакытны гаиләдәгеләр шәхси өйрәнүгә багышлый ала

Сорауга җавап бирегез:

  • Сез гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә бу киңәшләрне ничек куллана аласыз?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 114 җыр һәм дога