Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5—11 август

ЗӘБУР 70—72

5—11 август

59 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Аллаһының кодрәте турында «киләсе буынга» сөйләгез

(10 мин)

Давыт яшь чагында Йәһвәнең яклавын күргән (Зб 71:5; w22.01 6, абз. 15)

Давыт олыгайган чагында да Йәһвәнең ярдәмен сизгән (Зб 71:9; w14 15.3. 20, 21, абз. 3, 4)

Давыт, туплаган тәҗрибәсе турында яшьләргә сөйләп, аларны рухландырган (Зб 71:17, 18; w14 15.1. 23, абз. 4, 5)

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Мин гаилә өйрәнүебез вакытында җыелышыбызда күптән хезмәт иткән нинди кардәштән интервью алырга теләр идем?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 72:8. Йәһвәнең Ибраһимга биргән вәгъдәсе Сөләйман патшаның идарәсе вакытында ничек үтәлгән булган? (Яратылыш 15:18) (it-1-U 686, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше бәхәсләшә башлый, шуңа күрә әңгәмәне уңай фикер әйтеп тәмамла (lmd 4 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Туганың белән үткән сөйләшүне дәвам ит. Ул Изге Язмаларны өйрәнергә икеләнеп тора (lmd 8 дәрес, 4 пункт).

6. Карашларыңны аңлатып бирү

(5 мин) Нотык. Тема: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре үзләренең кайбер карашларын үзгәрткән?» (ijwfq 49) (th 17 дәрес)

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

76 җыр

7. Гаилә өйрәнүе өчен тәкъдимнәр

(15 мин). Фикер алышу.

Гаилә белән гыйбадәт кылу киче балаларга Йәһвәдән өйрәнергә мөмкинлек бирә (Эф 6:4). Өйрәнү тырышлыклар куюны таләп итә. Ләкин ул, аеруча балаларның Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне белү теләге үскәндә, күңелле вакыт булырга мөмкин (Ях 6:27; 1Пт 2:2).  «Гаилә өйрәнүе өчен тәкъдимнәр» дигән рамканы карап чыгыгыз. Бу әти-әниләргә гаилә өйрәнүен гыйбрәтле дә, күңелле дә үткәрергә ярдәм итә ала. Аннары мондый сораулар турында фикер алышыгыз:

  • Сез кайсы киңәшне кулланып карарга теләр идегез?

  • Сезгә тагын нинди киңәшләр файдалы булып күренде?

«Гаилә өйрәнүегезне яхшырта барыгыз» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Гаиләдә балалар булмаса, ир үз хатыны өчен гаилә өйрәнүен ничек кызыклы итә ала?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 123 җыр һәм дога